«Яңа ел Куяны эзләреннән»: мастер-класс (6+)

27 декабрь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын киләсе елның символы белән открытка ясау буенча мастер-класска чакырды. Кытай гороскобы буенча, Куян – озын гомер һәм муллык символы 2023 елның хуҗасы булып санала. 

По следам новогоднего кролика
10ф. За работой
10ф. Участники мастер-класса
10ф. «По следам новогоднего Кролика»

Катнашучыларга Яңа ел бәйрәме открыткасы ясарга тәкъдим ителде. Аны әзерләү өчен балалар төсле кәгазь һәм катыргы, фломастерлар, бизәү элементлары кулланды. Гади генә яңа ел открыткасы Яңа елга яхшы бүләк булачак, чөнки иң кадерлесе – үз кулларың белән ясалган бүләк.

Шулай ук чарада балалар «Новоселье у братца Кролика» тематик мультфильмын карады. Һәм, әлбәттә, истәлеккә бергәләп фотога төштеләр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: